«Кулларга эш – күңелгә бәйрәм»: иҗади остаханә (6+)

6 август көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «декупаж» техникасында «Кулларга эш – күңелгә бәйрәм» дигән иҗади остаханә оештырылды.

творческая мастерская
IMG_20210806_110045
IMG_5821
IMG_20210806_112449

Бу – аппликациянең бер төре һәм кәгазь элементлар ярдәмендә төрле өслекләрне бизәү ысулларының берсе. Әлеге бик мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль нәтиҗәсендә матур сувенирлар барлыкка килә. Китапханәче җитәкчелегендә, кулларына пумала, салфеткалар, тәлинкәләр һәм башка кирәкле материалларны алып, балалар үз шедеврларын тудыру эшенә кереште. Мастер-класста катнашучыларда бу технология зур кызыксыну тудырды һәм алар күп сораулар яудырды. Балалар иҗат дөньясына кереп чумды, ә үз эшләреннән алган канәгатьлек бу чараның төп бәясе булды. Мастер-класс азагында һәр катнашучы үзе бизәгән тәлинкәне тәкъдим итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: